Бәйрәм нәкъ бу көнне өйләнешергә теләгән яшьләрне язылыштыру тантанасы белән башланып китте. Тантанага чакрылган кунаклар исеменнән яңа гына 55 ел бергә торуларын билгеләп үткән ветераннар гаиләсе яшьләрне котлап, гаилә җәймәсе бүләк итте. Яшьләрне озатканнан соң,танатаналар залында бәйрәмгә чакырылган башка күренекле гаиләләрне котладылар. Бу көнне ЗАГС бүлегенә 15 гаилә чакырылган иде. Аларны район башлыгы урын басары З.Х.Сөнгатуллина кайнар котлады, кунакларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды.