Менә 8-нче ел инде ил буенча халык бәйрәме – “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык” көне 8-нче июльдә билгеләп үтелә

2015 елның 10 июле, җомга

Бу күркәм традициядән, без, Лаешлар да читтә калмаска булдык. Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык” бәйрәме үткәрелде. Шушы бәйрәмдә Русаковлар гаиләсе – Анатолий Иванович һәм Любовь Викторовна катнаштылар. 50 елдан артык бу гаилә тату, матур традицияләрне саклаучы үрнәк гаилә булып яши. Алар 2 бала үстереп һәм хәзерге вакытта 3 оныкларына үзләренең мәхәббәтен, җан җылысын биреп, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.

Район башлыгы ярдәмчесе И.Н. Тимиршина Русаковлар гаиләсен “Мәхәббәт һәм тугърылык медале белән  бүләкләде. Шулай ук район башлыгы исеменнән  бу гаиләгә акчалата премия бирелде. Тантанада катнашучы  барлык гаиләләргә район башлыгы исеменнән  иң изге һәм җылы теләкләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International