Россиянең барлык шәһәрләрендә һәм Татарстанда да 8 июль көнне тигез гомер иткән, тормыш тәҗрибәләре 25 елдан ким булмаган, тәртипле, тырыш балалар тәрбияләп үстергән күп балалы гаиләләргә Россия Федерациясе Премьер-министры хатыны Светлана Медведева җитәкчелегендәге оештыру комитеты тарафыннан расланган “Мәхәббәт һәм тугрылык” медальләре тапшырыла.
8 июль көнне Кама Тамагы районындада тантаналы рәвештә Мәдәният йорты каршында зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмне ачты мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Каримуллин һәм ГХАТ бүлеге мөдире Елена Халикова. Бәйрәмдә туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Муниципаль районы башлыгының урынбасары Газинур Габидуллин Хайруллинар гаиләсенә “МәҺәббәт, гаилә һәм тугрылык” медале тапшырды.