Казанда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ачык күк астындагы кинопоказ белән тәмамланды

2015 елның 11 июле, шимбә

Татарстан башкаласында бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне «Казан» гаилә үзәге мәйданында мавыктыргыч күләм белән үткәрелде. Шулай ук традиция буенча бу көнне шәһәр үсешенә зур өлеш керткән гаиләләргә атказанган бүләкләр бирелде.

Эш көненә карамастан, 8 июль көнне мәйданда кеше күп булды: йөзләп казанлылар яшь парларның иң бәхетле көне үткән җирдә - «Казан» гаилә үзәгендә  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрергә җыелдылар. Монда аларны гореф-гадәтле уеннар белән катнашкан кечкенә сабантуй бәйрәме көтте. Кечкенә сабыйларга твистер уены бик ошады — балалар шатланып терле төсле түгәрәкләрдә сикереп уйнадылар. Шулайук шәһәрлеләр терле күңелле мастер-классларда, конкурсларда катнаштылар.

Иң мөхиме ачык күк астындагы сәхнәдә студентлар коллективының концерт программасы булды. Монда ук бәйрәмнең иң тантаналы вакыйгасы үтте — 25 елдан артык бергә торган һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Иң лаеклы гаиләләрне бүләкләү өчен Татарстан Республикасына 70 мөһәббәт һәм тугрылык медале бирелде. Казанда бу медальләр белән 10 гаилә бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасын муниципаль берәмлеге башкарма комитеты башлыгының урынбасары Людмила Андреева ачып җибәрде. «Ихтимал, һәрберегез минем белән килешәдер, бу бәйрәм иң әһәмиятле булырга тиеш, чөнки дөньяда иң мөһиме — гаилә! Кая эшләсәңдә — уңыш гаилә бәхетеннән тора!» - диде ул. Шулай ук Людмила Андреева билгеләде, бу бәйрәм Казанда аерма роль уйный, чөнки шәһәребездә бәхетле гаилә кору өчен тиешле шартлар булганга Татарстанда яшь гаиләләр һәм балалар тууы саны арта бара.

Котлауларга ТР МК ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Шавалеева кушылды. «Бүгенге бәйрәм — иң лаеклы гаиләләрне котларга тагын бер сәбәп. Гаилә аркасында буыннан буынга милли гореф-гадәтләр күчә. Иң әһәмиятле бу элемтәнең эзелмәүе. Ул чакта гына безнең республикада, башкалада бәхетле һәм нык гаиләләр күберәк була!» - диде ул.

Тантананың ахырында Казан шәһәренең ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова сүз тотты. Ул мәхәббәт һәм тугрылык медальләрен иң нык гаиләләргә тапшырды.

«Бүген безнең бәйрәмнең иң кадерле кунаклары — юбилярлар — ярашлык, мәхәббәт һәм тугрылык эталоннары. Кемдер беренче әрләшү белән аерылыша, ә кемдер гомер буе кулга кул тотонышып, кайгы, шатлыкларны бергә бүлеп бара. Сез безнең өчен үрнәк!» - дип тәмамлады сүзен Гүзәл Габбасова һәм тагын бер кат барысында бәйрәм белән котлады.

Тантана эффектлы флэш-моб белән тәмамланды — күккә йөрәк формасында ясалган кызыл шарлар җибәрелде.

Кичәнең ахырында гаилә, мөһәббәт һәм тугрылык көне ачык күк астындагы кинокүзәтмә булды: казанлылар «Әниләр-3» гаилә фильмын карадылар һәм кичә буенда әйтелгән теләкләрне искә алдылар.

Билгелик, ГХАТ хезмәткәрләре сүзе буенча  гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне ел саен популярлаша бара. Мисал өчен, узган елны 8 июль көнне 40 яшь пар никахлашты, ә быел инде 85 яшь гаилә туды, аларның 25 - «Казан» гаилә үзәгендә. Инде хәзер 8 июль көнне никахлашу модага керә һәм 14 февраль — гашыйклар көненә конкуренция куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International