Балтач районы Таузар авылында яшәүче Гыйзәтуллина Асыя Гыйзәтулла кызына 7 июль көнне 90 яшь тулды

2015 елның 7 июле, сишәмбе

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев,  мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәләхетдиновалар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International