“Тынычлыкта һәм татулыкта” дип аталган бәйрәмгә Үзәк мәдәният йортына Биектау районыннан терле милләткә караган һәм 20 елдан артык бергә гомер итүче җиде гаилә чакырылды. Алар барысы да музыкаль чыгышлар әзерләделәр. Дөбьяз авылыннан Садриевлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм турылык өчен” медаль тапшырылды.