«Мәхәббәт, гайлә һәм тугрылык» көнендә Свияжск шәһәренең кунаклары булып Казан шәһәре юбилярлары булды

2015 елның 10 июле, җомга

        8 июль «Мәхәббәт, гайлә һәм тугрылык»  көнендә Свияжск шәһәрендә 50 ел бергә яшәгән юбилярлар булды. Юбилярлар өчен бу программаны Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, тарих-архитектура һәм сәнгәть музее оештырды.

         Программаның беренче бүлегендә экскурсоводлар юбилярларны борынгы рус архитектурасы,культурасы һәм Свияжск тарихы музее белән таныштырдылар. Программаның икенче өлешендә «Ленивый торжок» комплексында булдылар. Бу сәяхәтнең истәлеге итеп юбилярларга – Свияжск турында китаплар һәм диск, тимер дага, балчык чүлмәк бүләк иттеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны бәйрәм табыны артында котлап бүләкләр тапшырдылар. Бу бәйрәмнең кунаклары – Риф Шайхрази улы һәм Тәнзилә Хәлил кызы Валиевлар бу шәһәрнен матурлыгы, аның тарихы  юбилярлар күнелендә мәнгегә каласын һәм тагын балалары һәм оныклары белән килергә теләкләре барлыгын белдерделәр.

            Кунакларга шулай ук фотографияләр белән диск та тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International