Түбән Кама халкы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бик зурлап билгеләп үтте

2015 елның 10 июле, җомга

8 нче  июль көнне Бөтенрәсәй  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районы ГХАТ  идарәсендә “Гаиләм – гомер юлым ул...” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмгә күптән түгел генә ике  игезәк кызлары  туган Ямиловлар гаиләсе  чакырулы  иде. Эвелина белән Каролинаның туу уңаеннан аларга  тантаналы  исем кушу  чарасы  үткәрелде. Моннан тыш бәхетле  әти-әни  Розалия  белән Ленар Ямиловларга  Пенсия  фонды  идарәсе  җитәкчесе Лариса  Семенова Ана (гаилә) капиталына  Дәүләт сертификаты  тапшырды. Шулай  ук  әлеге бәйрәм  барышында “Гаилә булу сәнгате” конкурсының беренче этабында  җиңү яулаган Гришиннар гаиләсенә диплом һәм истәлекле  бүләк тапшырылды.  Әлеге көнне “Мәхәббәт таҗлары” акциясенә дә йомгак ясалды.  Ромашкалар аланын хәтерләткән баннерга үзләренең иң изге, иң садә теләкләрен язучы пар булып Азат һәм Лилия  Гыйлмановлар булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International