Ирле – хатынлы Гущин Алексей Семен улы һәмНаталья Евдоким кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1960 елның 9 июль көне корып җибәргәннәр.
Гущиннар гомер буе “Коргузинский” совхозында ире – тракторист, хатыны – районда сөт саву буенча призлы урыннар алып, сыер савучы булып хезмәт иткәннәр. Галиуллиннар данлы һәм озын хезмәтләре, районның үсешенә зур өлеш керткән өчен кабат - кабат Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Безнең Юбилярлараларга 7 онык бүләк иткән, өч менә дигән ул тәрбияләгәннәр.
55 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Карасев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.