Түбән Кама шәһәре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап бәйрәм итте

2015 елның 10 июле, җомга

Түбән Кама халкы  8 нче июльдә бик зурлап Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көнен билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп чаралары  кич  белән Нефтехимиклар паркында  булып узды.  Көннең шактый  салкын һәм яңгырлы булуына  карамастан, шәһәрдәшләребез паркка гаиләләре белән килеп, күңел ачтылар.  Бәйрәмнең кульминацион моменты   -  “Мәхәббәт һәм тугрылык  өчен” медален тапшыру  тантанасы булды. Быел Түбән Кама районыннан әлеге  югары  дәрәҗәдәге бүләккә 5 гаилә лаек булды. Араларында  Бөек Ватан сугышы ветераны, Япон сугышы ветераны  99 яшьлек Мөхәммәт абый белән Мәсһүдә апа Закировлар, Фагыйз абый  белән Шамсеруй  апа Хафизовлар, Фаиз әфәнде белән Ләйлә ханым Әхмәдишиннар, Юрий  Николаевич һәм Татьяна Борисовна Павловлар бар иде. Медальләрне аларга Түбән Кама районы Башлыгы  урынбасары  Эльвира  Долотказина һәм ПАО “НКНХ”ның генераль директоры  урынбасары Василий  Шуйский  тапшырды. Моннан тыш бәйрәм барышында тормыш корып яши башлауларына  бер генә ел тулган яшь гаиләләрне котладылар, юбилярлар парадында гаилә стажлары утыз елдан арткан парларны  зурладылар. Бәйрәм дәвамында  ГХАТ идарәсе  белгечләре  гражданлык хәле актларын теркәү буенча  сораулары  булган  шәһәрдәшләребезгә бушлай  юридик  ярдәм күрсәттеләр. Малай  һәм кызлар, бәйрәм символы  булган ромашка чәчәкләрен ясау  буенча  мастер-классларда, спорт чараларында  катнашып  күңел ачсалар, аларның әти-әниләре концерт программасын карап хозурландылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International