Баулы шәһәрендә Бөтенроссия “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне билгеләп үтелде

2015 елның 10 июле, җомга

Баулы шәһәрендә  Бөтенроссия  “ Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”көне билгеләп үтелде.

Бәйрәм барышында тантаналы рәвештә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип исемләнгән медаль тапшырылды.  Бу медаль белән  гаилә коруларына 50 елдан артын булган, гаилә нигезенең ныклыгы белән ватандашлары арасында дан казанган,  сугыш һәм тыл ветераннары гаиләсе Асия һәм Ярослав Марущак гаиләсе бүләкләнде. Медальне Баулы муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Хуснуллина  һәм ГХАТ бүлеге мөдире С.Мурсалимова тапшырды.

Шулай ук Ана капиталы Сертификатлары, 14 яше тулган яшьүсмерләргә паспортлар,  бала алып тәрбияләүче гаиләләргә, алдагы елда медаль белән бүләкләнгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды

 Бәйрәм программасы “Шифа” сату челтәре инициативасы белән оештырылган  “Җырчы гаилә” конкурсы, мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International