“Авыл яшьләре”

2015 елның 5 июле, якшәмбе

  30 июньнән 4 июльгә кадәр безнең яраткан шәһәребездә - Мамадышта, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына,  Татарстан АССРның барлыкка килүенә 95ел һәм  Татарстан Республикасының 25 еллыгына  багышланган “Авыл яшьләре” спорт уеннары узды.

   Мамадыш районының ГХАТ бүлеге башлыгы Әхмәтшина Фәния Салихҗан  кызы да спорт уеннарын уздыруда актив катнашты. Спортсменнарны каршылау,  шәһәребез тарихы  белән таныштыру аның өстендә иде. IX җәйге спорт уеннарының тантаналы рәвештә ачылышы һәр елны Сабантуй уза торган стадион- ипподромда булып узды. Бу спорт бәйрәме алдыннан “Мәңгелек ут” янында митинг булып үтте, шунда Фәния Салих кызы Һәйкәлгә чәчәкләр куйды.

  4 көн дәвамында районыбызда бөтен Татарстаннан килгән 1500 спротсмен ярышты. Мамадыш районыбыз бөтен командалар буенча 1 нче урынны алды. Җиңүчеләрне бүләкләү  тәкәллефе һәм спорт уеннарының ябылуы шулай ук стадион- ипподромда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International