5 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда күбрәк.
Шулай итеп, 2015 елның 6 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 27436 туу турында акт теркәлгән. Аларның 13591 - ир бала (49,5 %), 13845– кыз бала (50,5 %). Республиканың 259 гаиләсендә игезәкләр туды.
2015 елның 6 ае эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 2987 актка күбрәк.
Дәүләт тарафыннан башкарылучы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар, ана (гаилә) капиталы үз нәтиҗәләрен бирә.
2006 елда беренче булып туган балалар өлеше - 59,5 %, икенче һәм аннан соң туган балалар өлеше – 40,5% булса, быел беренче һәм икенче булып туган балалар өлеше 42шәр %, 12 % - өченче, 3,4 % - дүртенче һәм аннан соң туган балалар.
Әлеге елда балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Әмир, Кәрим, Артём, Кирилл, Матвей, Максим, Егор, Камил, Александр; кыз балалар өчен – Әминә, Ясминә, Азалия, Виктория, Анастасия, Арина, София, Самира, Милана, Ралина.
Көнбатыш Европа исемнәре еш очрый: Роберт, Эрик, Генрих, Альфред, Герман, Эмиль; хатын-кыз исемнәре - Эмилия, Сильвия, Паула, Сабрина.
Славян исемнәренә: Варвара, Иван, Николай, Мирон, Макар, Родион кебек исемнәргә кире кайту тенденциясе дә барлыкка килде.
Шулай ук, сирәк көнчыгыш исемнәре дә очрый, кызлар өчен: Сәлимә, Халиджа, Гөлнар; малайлар өчен: Хан, Абдул-Рәхим, Радж, Омар.
Борынгы исемнәр саны да арта: Захарий, Лука, Радомир, Елисей, Феодор, Иоан, Матвей, Лаврентий; Мстислава, Злата, Соломия, Роксолана, Марфа.
70 елларда киң таралган исемнәрне дә балаларга ешрак куша башладылар: Ульяна, Анфиса, Василина, Степан, Тимофей.
Библия исемнәре дә популярлаша: Ева, Сара, Давид, Каин, Самуил, Аврам.
2015 елның 6 аенда Татарстан Республикасында 11202 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 13 % ка кимрәк.
Аерылышуны теркәү турында актларның кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә. Шулай итеп, 2015 елның 6 аенда 6267 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1169 (-15,7 %) актка кимрәк.