«Казан» гаилә үзәгендә алтын туй тантанасы узды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Моннан 50 ел элек Эльдар Мохэмэджан  улы һәм Венера Энвэр кызы, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып, яңа тормышка аяк басканнар. Алар озын һәм авыр, шул ук вакытта бәхетле дә юл үткәннәр. Тормышта төрле хәлләр була, ләкин аларның бер-берсенә карата ышанычы какшамаган, мәхәббәте сүрелмәгән! Бүген «Казан» гаилә үзәгендә туганнары һәм дуслары катнашында әлеге күркәм парны алтын туйлары белән котлау тантанасы узды.

 Эльдар Мохэмэджан  улы һәм Венера Энвэр кызын чын күңелдән юбилейлары белән тәбрик итәбез! Аларга нык сәламәтлек, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бәхетле гомер итүләрен телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International