"Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта дус аюлар урнашачак

2015 елның 30 июне, сишәмбе
1 июльдән Казанда Су спорт төрләре дөнья чемпионаты алдыннан «The Minis United Buddy Bears» Халыкара нәфис күргәзмәсе ачыла. Бүген "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта толерантлык символы булган аюларны урнаштыра башладылар. Күргәзмәдә татар аюы сыны да катнашачак.
«United Buddy Bears» (Бадди аюлары брдәмлеге) халыклар арасында тынычлык, мәхәббәт, түземлелек һәм үзара килешкәнлек тараталар.
Күргәзмәгә керү ирекле. Экспозиция 1 июльдән 31 августка кадәр һәркөнне сәгать 10.00 нан 22.00 гә кадәр "Казан" гаилә үзәге янындагы яр буе мәйданчыгында эшлиячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International