24 июньдә Лениногорск шәһәренә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин эш сораулары белән килде

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Аның белән бергә ААҖ “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рягать Хөсәинов, НГДУ “Лениногорскнефть” начальнигы Рафаэль Нурмөхәмәтов һәм төзелештә катнашучы  организацияләрнең җаваплы кешеләре һәм төзелү объекты җитәкчеләре булды.

Мэрия бинасында узган киңәшмә барышында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рягать Хөсәинов олы төзелешләр турында бәгълүмат бирде. Ул юбилей программасына кергән иң зур объектларны билгеләде. Моңа, 2 нче урта белем бирү мәктәбе, ГХАТ бүлеге бинасы, Мәдәният йорты, Лениногрск үзәк районы больницасының балалар стационары һәм “Юность” стадионы. Эш барышы турында төзелешне алып баручы оешма вәкилләре һәм объектларның җитәкчеләре үз чыгышларын ясады. Анна Фәрит Мөхәмәтшин төзелүче обүектларны карап узды.

ГХАТ бүлеге бинасы шәһәребез һәм районыбыз халкының иң зур хыялларннан берсе, аның төзелеше турында Рөстәм Миннихановның март аендагы очрашудан соң билгегеле булды. Бина көннән-көн үсә һәм матурлана. Ә инде соңгы объект “Юность”стадионы булды, анда бик зур төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International