1 сентябрьдән башлап Буа шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Минем кечкенә Ватаным” дәресе кысаларында “Минем тамырлар” дигән яңа проект башланды. Бу проектның оештыручылары Буа шәһәренең белем бирү идәрәсе, ГХАТ бүлеге, туган якны өйрәнү музее, ветераннар советы. Проект кысаларында район һәм шәһәр тарихын, үзеңнең тамырларыңны өйрәнү, шәҗәрә төзү, “Урам бәйрәме” уздыру, музей, ГХАТ бүлегенә экскурсияләр, сугышта катнашкан ветераннар белән очрашу, озак, парлы яшәүче юбилярлар белән очрашу каралган. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М.Хәкимова һәм музей директоры Л.М.Ахметзянова 2 сентябрь көнне шәһәрнең 1 нче мәктәбендә узган “Минем кечкенә Ватаным” дәресендә катнаштылар. “Минем тамырлар” проектының программасына үзгәрешләр керттеләр, укучылар алдында максатлар куйдылар.