2014 елның 01 сентябрендә Буа районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Россияның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру чарасы узды. Тантанада зур хөрмәткә лаек, районда үзенең хезмәте белән ихтирам яулаган ветеран, отставкадагы подполковник, бүгенге көндә дә район ветераннар советы рәисенең урынбасары вазифасын башкаручы Касыйм Вәлиулла улы Абдуллин катнашты, һәм яшьләргә үзенең теләкләрен җиткерде: - “Туган җирегезне онытмагыз, тырышып укыгыз, матур эшләр эшләп, бу җирдә үз урыныгызны табыгыз. Илебезнең чын гражданнары булыгыз!”.
Татарстан Республикасының Россия ФМХИ Буа районындагы бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Азат Кәлимуллин тапшырган паспортларны укучылар зур горурлык хисе белән кабул иттеләр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәкимова балаларны һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлап, татулыкта, исәнлектә, матур итеп яшәүләрен теләде.
Паспортлар тапшыру церемониясе Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тәмамланды.