Балыкчылар көнендә Тәтеш шәһәрендә шәһәр көнен дә билгеләп үттеләр. Бәйрәм программасында сәхнәләштерелгән “Балыкчы мәзәкләре” дигән тамаша, балалар өчен төрле уеннар һәм аттракционнар, теләгән һәр кешегә тәтешчә пешерелгән балык ашы, каклаган һәм ысланган балыклар, төрле үләннәрдән кайнатылган хуш исле чәй һәм балык пироглары белән сыйлау оештырылган иде.
Бу көнне район җитәкчеләре производство алдынгыларын, балыкчыларны һәм эшмәкәрләрне бүләкләделәр. Старшининнар гаиләсенә җәмәгать бүләге – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Әлеге медальне бу көнне символик рәвештә тапшырдылар, чөнки Евгения Старшинина, Тәтеш шәһәренең танылган балыкчысы оныгы, 1921 нче елда данлыклы, тоннага якын авырлыктагы, белуга балыгын тоткан.