Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Россия гражданы Каримов Искәндәр Исмоил улы һәм Украин гражданы Губарик Татьяна Олег кызы никахларын рәсми рәвештә теркәделәр

2014 елның 27 июле, якшәмбе

      Яшьләр ярты ел буена интернет аша үзара язышканнар, очрашырга хыялланганнар, ләкин аларның мөнәсәбәтләренә соңгы көннәрдә булган борчулы хәлләр тезәтүләр керткән. Шуңа карамастан да мәхәббәткә чикләр юк. Кияү белән каләшнең әти-әниләре яшьләргә үзләренең фатихаларын биргәннәр.

      Каримовларның иң зур теләге тигезлектә бәхетле матур гомер кичерергә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International