26.07.2014 елда Чинчурино авылында яшәүче Тихоновлар гаиләсе үзләренең алтын туйларын, ягъни бергә тормыш корып яшәүләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Зур бәйрәм өстәле артына барысы да – балалары, оныклары, оныкчыклары, дуслары һәм күршеләре җыелганнар.Бу бәйрәм көнендә юбилярлар хөрмәтенә котлау тостлары әйтелде, бүләкләр тапшырылды һәм борынгы котлау җырлары башкарылды. Истәлекле дата белән әлеге гаиләне җирле администрация исеменнән Нармонка авылы җирлеге Башкарма комитеты секретаре С.Д.Тихонова да котлады.