Урмановлар гаиләсе бу истәлекле көннәрендә ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан котлау сүзләре, аларның иң изге теләкләрен ишеттеләр һәм, әлбәттә, юбилярларга Юбилей таныклыгы тапшырылды,шулай ук бу олы көннең истәлеге итеп почет кенәгәсенә имзалар куелды. Мөхәммәтислам Закир улы бөтен гомер нефтянник булып әшләде, ә Әминә Хамет кызы ОРС та икмәк пешерүче булып эшләде. Алар бер малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр, һәзерге вакытта аларнын дүрт оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.