Суыксу авылында яшәүче Илһамия апа Хәкимовага тормышта күп авырлыклар күрергә туры килгән. Әмма Аллаһ Тәгалә сабырлыгы, ихтыяр көче өчен нык сәламәтлек һәм озын гомер белән бүләкләгән аны. Күптән түгел ул балалары-оныклары янәшәсендә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.