Фестиваль кысаларында бик күп чаралар оештырылды, аларның барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Өстәвенә, фестиваль шәһәрнең төрле урыннарында үткәрелде, шуның өчен һәркайсына барып өлгереп тә булмады. Күргән, ишеткән кадәресе дә бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуына дәлил булып тора. Фестиваль казаклар хәрәкәтенә багышланганга күрә, безгә Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләреннән вәкилләр килгән иде. Фестивальдә Дон казакларының күренүе дә күп нәрсә турында сөйли. Концертлар, Борынгы Болгар шәһәренә һәм төзелеп килүче казаклар бистәсенә экскурсияләр, “Сармат” яшүсмерләр клубы шәкертләренең кул сугышы буенча күрсәтмә чыгышлары, гыйбадәт кылулар, казаклар җыеннары һәм туйганчы аралашу – болар барысы да онытылмас тәэсирләр калдырды.