1993 елны ООН Генераль ассамблея оешмасы указы нигезендә елның бер көнен гаилә көненә багышларга дигән карар чыга. Ул көн итеп 15 май билгеләнелә. Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм “Казан” гаилә үзәгендә билгеләп узды.
Гаилә – ул безнең балаларыбыз, киләчәгебез. Аңардан да кадерлерәк нәрсә бар соң? Бәйрәм программасын Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 171 мәктәп укучылары ачып җибәрде. Алар үзләренең әдәби – музыкаль композицияләрен бүләк иттеләр. Бу очрашунын төп геройлары - Шаймардановлар гаиләсе иде. Аларнын дуртенче балалары туды. Шул хөрмәттән аларга тантаналы бала туу таныклыгы тапшырылды. Балага Кәрим дип исем кушылды.
Шулай ук ана капиталы сертификатын тапшыру өчен икенче балалары туган гаиләләр чакырылган иде. Бу чара Вахитов районының Пенсион фонды һәм “Автоградбанк” ярдәме белән оештырылды.