Түбән Кама муниципаль районы Афанас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветаранын котладылар

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы Афанас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Николаевич Зайцевны Афанас авыл җирлеге Башлыгы Николай Бурмистров  котлады. Михаил Николаевич быел үзенең 88 яшен тутыруына карамастан, бик актив иҗтимагый тормыш алып бара.  Ул Афанас авылының ветераннар советының әгъзасы, авыл җирлеге советы үзидарәсе белән тыгыз элемтәдә торучы, үзенең туган төбәге өчен җан атып яшәүче кеше.  Николай Бурмистров аңа авыл җирлеге Башкарма комитеты исеменнән үзенең котлауларын җиткереп, мактау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International