Алар тыныч тормышта үзләренең 63нче мәхәббәт язын каршыладылар...

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Мөслим районы Атлас авылында яшәүче фронтовиклар Файзуллиннар Шайдулла абый һәм Әлфия апа инде күп еллар ике бәйрәмне бергә каршылыйлар. Бөек Җиңү бәйрәме белән беррәттән, 13 майда, алар үзләренең туй көннәрен билгеләп үтәләр. Кулга кул тотышып, бөтен сугыш авырлыкларын күреп, инде менә 63 ел бергә атлаучы бу пар 4 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныклар һәм оныкчыкларга куаналар. Алар икесе дә Мөслим районының Ташлыяр авылыннан. Шәйдулла абый фронтка 17 яшендә үк чакырыла, 8 ел Петропаловск-Камчатскта хезмәт итә. Аның тормыш иптәше Әлфия апа исә сугыш вакытында 4 ел Казанда хәрби заводта хезмәт куя. Ветераннарны котларга күпсанлы балалары, оныклары, авылдашлары һәм туганнары килгән. Тойгелде авыл җирлеге  башлыгы Минһаҗев Д.Р. һәм район башкарма комитетыннан вәкил Зырина М.Х. шулай ук ветераннарны котладылар, аларга озын-озак гомер теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International