2014 елның 29 апрелендә Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Артур Хуснуллинның язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.
ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Н.Кадырова яшь парга бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балалары сау-сәламәт булып үсеп, аларны үзенең уңышлары белән сөендереп торсын дигән теләкләр белдерде.