Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ярәшү йоласын пропагандалау буенча актив эш алып барыла

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
      Ярәшү - иң борынгы гореф-гадәтләрнең берсе. 2014 елның 16 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Артем Костин белән Юлия Харевич катнашында ярәшү йоласы булып узды.
      Яшь парлар әти-әниләре һәм кунаклар алдында танталы рәвештә кияү белән кәләш дип игьлан ителделәр. Әлеге йоланың дулкынландыргыч мизгелләре – Артемның Юлиягә чәчәк бәйләме бүләк итүе һәм мәхәббәтен аңлатуы булды. Хуш исләр бөркелеп торган түгәрәк ипине яшьләр бер-берсенә авыз иттерделәр, әти-әниләрен  сыйладылар.
      Гаилә кору кебек җаваплы адым ясау алдында торган яшьләргә «Тормышны ничек бәхетле итәргә», «Үрнәк кәләш кодексы», «Булачак каенанага киңәшләр» дигән файдалы һәм эчтәлекле буклетлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International