Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен март ае “күп балалы” булды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
      Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2014 нче елның март аен яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйлар. Аеруча туу актларының күп булуы сөендерә. Әгәр узган елның март аенда 24 бала туган булса, быел исә 53 туу акты теркәлгән. Ике пар игезәк бала туу яңалыгы да райондашлар өчен зур сөенеч булды.
      Гомүмән алганда, март аенда район буенча аз булса да табигый артым сизелә. Туу актлары үлү актларыннан 4% ка күбрәк. Туган 53 баланың 30-ын кыз бала (57%), 23-ен  – малайлар (43%) тәшкил итә.
      Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның өченче ае Бахтияр, Владимир, Алла, Анна, Елизавета, Майя, Кира, Исламия, Рания кебек районыбыз өчен сирәк исемнәр белән истә калачак. Ир-ат исемнәре арасында иң популяр булып Никита, Самир, Ярослав, Замир исемнәре булса,  кыз балаларга Азалия, Алина, Софья, Замира исемнәре бик теләп кушыла.
      2014 нче елның март аенда 51 үлем очрагы теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 15% ка азрак. 
      Шулай ук бу айда 20 пар дәүләт каршында законлы рәвештә гаиләләрен теркәделәр. Бу үз чиратында уртача күрсәткеч булып тора. Шунысы сөендерә, аерылышу узган елның март ае белән чагыштырганда 10% ка кимегән. Районда гаилә дәрәҗәсен күтәрү һәм аерылышу очракларын киметү йөзеннән алып барылучы сәясәт, киләчәктә дә, аерылышу актлары артыуна киртә булып торыр дип ышанасы килә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International