Түбән Кама яшьләре Петр Ваструков белән Надежда Пименова “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
      Узган елның май аенда “Рен-ТВ” телеканалында старт  алган “Дүрт туй”  проектының җиңүчеләре билгеле булды. Түбән камалы Петр Ваструков белән Надежда Пименова әлеге проектта беренчелекне яулап Бали утравына туй сәяхәтенә путевка белән бүләкләнделәр. Ваструковларның никахларын теркәү тантанасы Түбән Кама ГХАТ идарәсендә узган булса, кичке туйлары Аксубай районында булып үтте. Калган 3 туй белән чагыштырганда Петр белән Надежданың туе оригинальлеге, бизәлеше, алып барылышы,  гомумән, бар ягы белән дә проектны оештыручылар, төп бәяләрне куючы кәләшләр күңеленә дә хуш килгән. Түбән Камалыларның әлеге проектның җиңүчеләре булуы – Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләренең һөнәри осталыкларын ассызыклаучы мөһим бер дәлил булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International