Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Александр Савельев белән Марина Кирдяшова катнашында ярәшү йоласы булып узды

2014 елның 14 марты, җомга
      Ярәшү - иң борынгы гореф-гадәтләрнең берсе. 2014 елнын 14 март көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Александр Савельев белән Марина Кирдяшова катнашында ярәшү йоласы булып узды.
      Яшь парлар әти-әниләре һәм кунаклар алдында танталы рәвештә кияү белән кәләш дип игьлан ителделәр. Әлеге йоланың дулкынландыргыч мизгелләре - Александрның Маринага чәчәк бәйләме бүләк итүе һәм мәхәббәтен аңлатуы булды.
      Гаилә кору кебек җаваплы адым ясау алдында торган яшьләргә «Тормышны ничек бәхетле итәргә», «Үрнәк кәләш кодексы», «Булачак каенанага киңәшләр» дигән файдалы һәм эчтәлекле буклетлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International