Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Любовь һәм Николай Афанасьевлар гаиләсенең “Алтын туй” тантанасы билгеләп үтелде

2014 елның 14 марты, җомга
      Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Любовь Гаврил кызы һәм Николай Павел улы Афанасьевлар гаиләсенен “Алтын туй”  тантанасы билгеләп үтелде. Алар Кукмара районының Село-Чура авылында яшиләр. Өч бала үстергәннәр – ике ул һәм кыз, 7 онык тәрбияләүдә өлеш кертәләр.
       Алтын юбилей ияләре бу тантаналы чарада Кукмара районының мактау китабына кул куйдылар, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыйпова Зөлфия Таһир кызы “алтын” таныклык, чәчәк һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
       Аларга ныклы сәламәтлек һәм онык-оныкчыклар янәшәсендә бәхетле тормыш телик.  Тормышларының алдагы һәр көне әлеге бәйрәм көнедәй якты, күңелле булсын.      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International