29 августта «Казан» гаилә үзәгендә «Россиянең Гаилә башкаласы» бөтенроссия конкурсы белгечләре комиссиясе булды.
Экспертлар Казанның ЗАГС эшчәнлеге белән таныштылар, никахларны теркәү залларын, ана һәм бала бүлмәләрен карадылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль пратия проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова гаилә эшчәнлеге һәм Казан ЗАГСларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләде, мәсәлән, юбилярларны хөрмәтләү, «Мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медальләр тапшыру, никахларны теркәү, «Гаилә белеме» дәресләре, гаиләләрнең психологлар, медиаторлар белән очрашулары, тантаналы исем кушулар гаиләләр белән эш юнәлеше.
Казаннан тыш, финалга Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Рязань, Саранск, Тула, Ханты-Мансийск һәм Көньяк Сахалинск чыкты. Конкурска нәтиҗәләр 2026 елның октябрендә ясалачак. #Семейнаястолицароссия, #ПФКИ