Кадерле дуслар, хөрмәтле гаиләләр!
Гаилә - җәмгыятебезнең нигезе, гореф-гадәтләрне, традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен саклаучы рухи таяныч.
Сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, зур бәхет һәм озын гомер телим. Йөрәкләрегез һәрвакыт бер-берегезгә карата хөрмәт, наз белән тулы булсын, ә йортларыгызда яктылык, муллык, тынычлык хөкем сөрсен. Республикабыз гаиләләре ныклы булсын, өйләрне балаларның шатлыклы тавышлары яктылык һәм өмет тулыландырсын.