Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен аеруча җылы һәм тантаналы итеп билгеләп үттеләр

2026 елның 10 июле, җомга

8 июльдә Татарстан Республикасы Милли музеенда иң тәэсирле һәм әһәмиятле бәйрәм тантаналарының берсе — «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»мактаулы медале тапшыру булды. Чараны Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина ачып җибәрде.

Казанның 11 пары әлеге бүләккә лаек булды. Бу парларның җилкәсендә — бәхетле никах еллары, лаеклы балалар тәрбияләү, гаилә традицияләрен саклап калу һәм гаиләне җәмгыятьнең чын терәге иткән кыйммәтләргә тугрылык. Шәһәр өчен бу гаиләләр юбилярлар гына түгел, ә традицияләрне саклаучылар да: аларның берлеге якты үрнәк булып тора һәм яшь буынны рухландыра. 

Чараны Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина ачып җибәрде. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Данис Сәләхетдинов гаилә тормышы юбилярларын шушы матур бәйрәм белән котлады.

Россия халыклары бердәмлеге һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында бәйрәмдә Ватанга һәм җәмгыятькә хезмәт итүләре ныклык һәм фидакарьлек үрнәге булган кешеләргә аерым игътибар бирелде. Иң җылы сүзләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, оборона предприятиеләренең хезмәт династияләренә, шулай ук көндәлек хезмәтләре белән илнең киләчәген ныгытучы мәгариф һәм мәдәният өлкәләре вәкилләренә әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International