Яр Чаллы Тантаналар сараенда булачак яшь парлар гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган интеллектуаль уенда катнашты. Булачак ир белән хатын гаилә, иң кадерле кыйммәтләр, тугрылык, бәхетле тормыш, балалар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Яшьләргә мондый очрашулар бәхетле гаилә тормышына күбрәк әзерләнү өчен кирәк.