Республиканың ЗАГС органнары хезмәткәрләре Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә һөнәри компетентлыкларын камилләштерәләр.
Республика районнары һәм шәһәрләренең ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өч көн эчендә электрон документ әйләнеше, гражданлык хәле актларының документаль фонды белән эшләү һәм башка юнәлешләр буенча белем алачаклар.
Уку курсын ачу вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова: «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаментына дәүләт хезмәте хезмәткәрләренең, шул исәптән ЗАГС хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт.
Һәр гражданин өчен ЗАГСка һәр килү — хезмәт алу булса, ә безнең өчен бу кешенең шәхси тарихына кагылу. Гражданнар өчен тиешле игътибар бирелсен, аларга уңайлыклар булдырылсын өчен ЗАГС хезмәткәрләренә үз компетенцияләрен камилләштерергә кирәк. Югары профессионализм - үз эшеңне белү генә түгел, аңлау һәм игътибар атмосферасы тудыру сәнгате дә бит.
Бу профессиональ ышаныч безнең эшне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итә. Бу заман белән бергә атлау гына түгел, ә безнең өлкәдә сыйфат стандартларын үстерү мөмкинлеге».
Бүгенге көндә республикада дәүләт идарәсе кешене үзәккә алып эш башкаруга юнәлдерелгән. Бу уңайлылыкка һәм аңлаешлылыкка фокус, катлаулы процедураларны гади, аңлаешлы тел белән аралашу, цифрлаштыру һәм гражданның вакытын экономияләү.
ЗАГС эшчәнлеге нигезләреннән тыш, хезмәткәрләр этика һәм эшлекле коммуникацияләр осталыгына, гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүгә дә өйрәнәчәкләр.