Мамадышның үрнәк гаиләсе

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Мамадыш шәһәре көнен рәсми бәйрәм итү бик кыйммәтле вакыйгадан – мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшырудан башланды. Быел бу медальгә Әлфәт Әхмәт улы һәм Лена Хаевна гаиләсе Бабаниязовлар лаек булды.

«Август конференциясеннән соң алып кайттым» - Бабаниязовлар гаиләсенең гомерлек мәхәббәте әнә шулай башланды. Чибәркәй Лена -авылга бүленеш буенча эләккән яшь укытучы, Әлфәт – Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре. Алар үз һөнәрләренә тугры кала: Әлфәт Әхмәт улы чирек гасыр чамасы Мамадыш МРЭО ГАИ җитәкләгән, Лена Хаевна хезмәт ветераны, 40 елдан артык стажы булган халык мәгарифе отличнигы. Аның укучылары аны әле дә җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар.

Бабаниязовлар - Мамадыш якларының үрнәк гаиләсе. Өч кызның әти-әниләре һәм җиде оныкның бабасы белән әбисе. Кызлары гаиләләре белән Туган Мамадыш шәһәрендә төпләнеп, шәһәр һәм район хакына хезмәт куялар. Олы кызы Гүзәл «Татспиртпром» АҖнең Мамадыш филиалында хисапчы булып эшли. Зөлфия - район үзәк хастаханәсендә прививкалар кабинетында шәфкать туташы. Эчке эшләр министрлыгы системасында 27 ел эшләгәннән соң, Гөлназ үзен балалар тәрбияләүгә багышлады.

Вакыйгаларга бай һәм тулы хезмәт тормышыннан соң Бабаниязовлар өчен лаеклы ял яңа мәнфәгатьләр өчен этәргеч булды. Алар оныклары, йорт хуҗалыгы һәм яшелчә бакчасы белән мәшгуль. Бабаниязовлар өчен гаилә бәхетенең төп сере-тугрылык, бер-береңә тулы ышаныч һәм гаилә кыйммәтләренә сакчыллык. Балалары һәм оныклары белән түгәрәк өстәл артында күңелле һәм тату гаилә кичәләре - алар өчен иң яхшы вакыт! Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, августта алар уран туен билгеләп үттеләр – 53 ел гаилә тормышы.

Ир белән хатынга Бөтенроссия бүләген район башлыгы Вадим Ильич Никитин тапшырды. Ул бу гүзәл гаиләнең районның социаль тормышына бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте.

Тантана уртак фотография һәм символик ишарә белән тәмамланды: Бабаниязовлар мәхәббәт һәм тугрылык, тынычлык һәм яхшылык, яхшы хәбәр символы булган ак күгәрченнәрне күккә очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International