Баулы районында батырлык дәресе

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучы елы кысаларында, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан, 22 май көнне Баулы ГХАТ бүлегендә чираттагы батырлык дәресе узды. Әлеге очрашуда 3нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары катнашты.

Бүлек хезмәткәрләре укучыларга Баулы районы герое һәм аның батырлыгы турында сөйләделәр, туган як тарихына хөрмәт белән карау, җирле батырлар белән горурлану һәм хәтер саклауның әһәмиятен ассызыкладылар.

Чара ахырында Бөек Ватан сугышының әһәмиятле вакыйгаларына багышланган викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга кызыксынып җавап бирделәр һәм илебезнең батырлык тарихы турында белемнәрен арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International