Яшел Үзән районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны өйләрендә котладылар.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Павел улы Афанасьевтан Күгеш авыл җирлегендә яшәүче Мисбаховлар Шомил Акзам улы һәм Әминә Габдрахман кызы Рәхмәт хатын алдылар.
Ирле-хатынлы Мисбаховлар бик озын юл үткәннәр. Бергә профессиональ эшчәнлектә беренче адымнарын ясаганнар, тормыш киртәләрен җиңгәннәр. Бәхетле һәм кайгылы мизгелләрдә бер-берсенә кул-кулга таянып, мәхәббәтнең какшамас икәнлеген исбатладылар. Шомил Акзам улы электрик, ә Әминә Габдрахман кызы Вахитов исемендәге колхозда баш хисапчы булып эшләгән. Менә инде 30 ел Шомил Акзам улы Күгеш авылында имам-хатыйб булып тора.
Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин һәм ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова юбилярларны гаилә бәйрәме белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Хәтта ярты гасырдан соң да Шомил Акзам улы белән Әминә Габдрахман кызы бер-берсенә карата җылы һәм назлы мөнәсәбәтләрен саклап калалар. Монда ныклы гаилә традицияләре саклана һәм хөрмәт ителә, ир белән хатын безнең яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.