Балтач районында өлкәннәр көне багышланган тантаналы чара узды

2024 елның 4 октябре, җомга

2024 елның 4 октябрь көнендә Балтач районында өлкәннәр көне багышланган тантаналы чара узды. Күркәм бәйрәм чарасы барышында да олы тормыш тәҗрибәсенә ия өлкәннәребезгә карата бик җылы сүзләр, ихлас теләкләр, рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Алар – һәркем өчен үрнәк, олы сабырлык, ныклык өлгесе. Бәйрәм чарасына ихтирамлы кунаклар буларак зурлап чакырылган Смәел авылында яшәүче өлкәннәребез – Гөлфия Гайфетдин кызы һәм Мансур Газыйм улы Газизовлар шул үрнәк шәхесләребез рәтендә. Газизовлар гаиләсе быелның август аенда парлы тормышларының 65 еллык олы туй датасын билгеләп узганнар. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Гөлфия Гайфетдин кызы һәм Мансур Газыйм улы Газизовлар гаиләсен сәхнә түренә чакырып тәбрикләп узды, ихлас теләкләрен, бәйрәм бүләкләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International