«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Аксубай районыннан Чирмешән районына тапшырылды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2024 елның 23 сентябрендә нурлатлылар тарафыннан Аксубай районына «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы тапшырылды.

Җиде көн "Россия йөрәге" Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә булды. Теләге булган һәркем гаилә учагының җылысына кагыла алды. ГХАТ бүлеге, район мәдәният йорты, Аксубай туган якны өйрәнү музее белгечләре әлеге истәлекнең Аксубай районында булуына багышланган чаралар үткәрделәр. 

2024 елның 30 сентябрендә Аксубай районының ГХАТ бүлегендә Хәнифовлар Иршат Хәниф улы һәм Чулпан Минзаһит кызының күп балалы гаиләсе «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Чирмешән районыннан Гарифуллиннар Ринат Рәис улы һәм Эльвина Шамил кызына гаилә бәхете теләп тапшырды.

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Муксинова, Аксубай районы мөселман һәм христиан җәмгыятьләренең рухи лидерлары котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Район кунаклары Аксубай туган якны өйрәнү музеенда, Аксубай үзәк китапханәсе һәм Аксубай балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәсендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International