Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда алтын туй

2024 елның 16 августы, җомга

2024 елның 16 августында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «алтын» юбилярлар Золотухиннар Владимир Иванович һәм Фәния Әхмәдулловнаны хөрмәтләделәр. Туйның "алтын" юбилее, никахның 50 еллыгы-гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. 1974 елның 16 августында Лениногорск шәһәрендә Золотухиннар гаиләсенең никахлашу тантанасы була. Ир белән хатын үзләренең «алтын» юбилейларында янәдән ЗАГСка барырга, туганнарын һәм якыннарын җыеп, дулкынландыргыч хисләрне искә төшерергә һәм яңадан кичерергә булдылар. Бәхетле юбилярлар залга туй «Мендельсон маршы» авазлары астында керделәр. Владимир Иванович белән Фәния Әхмәдулла кызы Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына кул куйдылар. Туганнары, якыннары һәм дуслары аларга карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Юбилярларны котларга «Бөркет» ВПК егетләре килде. Владимир Иванович отставкадагы подполковник, ләкин яшьләрне тәрбияләү буенча иҗтимагый эшен дәвам итә. ЗАГС хезмәткәрләре Золотухиннар гаиләсенә никахлашу турында юбилей таныклыгы тапшырдылар, аларга сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International