Гаптелахат Галиәхмәт улы һәм Мәрзия Кәрәм кызы Галиәхмәтовлар бергә озак һәм бәхетле гомер кичергәннәр. Нәкъ 70 ел элек алар бер-берсенә мәхәббәттә яшәргә, тугрылык сакларга, бер-берсенә таяныч булырга вәгъдә биргәннәр. Бүгенге көнгә кадәр алар үз вәгъдәләрен тоталар, аларның йөрәкләрендә һаман да мәхәббәт яши, ә күзләрендә бәхет балкый!
Юбилярлар 5 бала үстергәннәр, 11 оныгы һәм 14 оныкчыгы белән горурланалар.
Юбилярлар үзләренең намуслы хезмәтләре белән Түбән Кама муниципаль районының үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткәннәр. Ярты гасырдан артык гомерләрен совхозга багышлаганнар. Аларның гомуми хезмәт стажы 90 ел тәшкил итә!
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ир белән хатын күп бүләкләргә лаеклы булалар. Алар - хезмәт ветераннары. Гаптеләхәт Галиәхмәт улы 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән, тыл хезмәтчәне.
Юбилярларның исемнәре Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде. Идарә хезмәткәрләре аларга Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтованың котлау адресын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кадерле Гаптелахат Галиәхмәт улы һәм Мәрзия Кәрәм кызы! Сезне зур бәйрәмегез — Изге туегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек телибез.