Апас муниципаль районы Әлмәндәр авылында яшәүче Шәрифҗан Фәйзрахман улы һәм Диләфрүз Абдулла кызы Хөснетдиновлар бергә яшәүнең 70 еллык гаилә юбилеен билгеләп үттеләр.
Рәхмәт туе - ул ир белән хатыннның озын гомер кичерүе, һичшиксез, аларның никахта бәхетле булып, бер-берләренә ярдәм итеп яшәүләренә бәйле. Хөснетдиновларның уртак тормышында төп казаныш - тату һәм нык гаилә, алты бала, 13 онык һәм 20 оныкчыгы!
Шәрифҗан Фәйзрахман улын һәм Диләфрүз Абдулла кызын шундый күркәм юбилейлары белән котлап, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Галләмова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.Насыйбуллина юбилярларга шәл, түбәтәй һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар, ихлас теләкләрен юлладылар. Чын күңелдән юбилярларыбызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы һәм озын бәхет телибез.