Татарстаннан ирле - хатынлы ВДНХда елның иң грандиоз күргәзмәсе - "Россия"не ябу тантанасында катнашты

2024 елның 6 июле, шимбә

Зыятдиновлар гаиләсе-Самат һәм Сөмбел "Россия йөрәге" Бөтенроссия гаилә учагы утын ВДНХда Кыргызстан павильонына тапшыру хокукына ия булдылар.

Яшь парның 2023 елның декабрендә "Россия" күргәзмәсендә Татарстан көнендә туй үткәрүләре, аннары 2024 елның гыйнварында Идел буе федераль округына гаилә учагы утын китерүләре символик әһәмияткә ия булды. "Россия" күргәзмә-форумы ябылу көнендә алар кабат онытылмаслык хисләр һәм якты тәэсирләр алдылар, алар гомер буе истә калачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International