Апас районында “Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык” көне

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Заготзерно бистәсендә гомер итүче Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа Хәбибуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар. Әлеге бүләк 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырылды. Шулай ук, 3 июльдә Җәүдәт абый Хәбибуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Ул Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Хәбибуллиннар 63 ел пар канатлар булып яшәп, һәркемгә дә үрнәк гомер юлы узган, ил-көнгә лаек балалар үстергән, хәзер онык-оныкчыкларга зур терәк алар. Җәүдәт абый 30 ел дәвамында райондашлар иминлеге сагында торган, Мәгъфирүз апа озак еллар балалар бакчасында хезмәт иткән.

Хәбибуллиннарның иң зур горурлыклары - балалары. Ике уллары да әтиләре юлын дәвам иткәннәр. Олы уллары Рафис - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе. Озак еллар Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифасын башкарды, ә кече уллары Рамил озак еллар районның эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Бүгенге көндә ООО “Каратунское зерно” җитәкчесе. Кызлары Резедә Мәскәүдә яши. Барысы да әти-әниләре өчен өзелеп торалар. Туган нигезгә эзләрен суытмыйлар. Гаиләләре белән кайтып йөриләр, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

Җәүдәт абыйны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә балалары, туганнары җыелды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да җылы тәбрик сүзләрен җиткерде. Шулай ук районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, районның “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары, Каратун мәктәбене “Форпостчы”лары, хезмәттәшләре, күршеләре хөрмәт күрсәтте. Районның мәдәният хезмәткәрләре Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа Хәбибуллиннар өчен җырлы кичә әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International