Чистай ЗАГС бүлегендә 2024 елның 03 июлендә 200 баланың тууын дәүләт теркәвенә алдылар.
Алмаз һәм Альбина Гарифуллиннар гаиләсендә уллары Азим туа, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул «бөек», «дәрәҗәле», «җитди» дигәнне аңлата.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева әтисенә улының беренче документын - туу турында таныклык тапшырды. Гаилә адресына изге теләкләр яңгырады. Сабый үз гаиләсе өчен нур, шатлык һәм горурлык булсын!