Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме. Гаилә- якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм социаль фонд җитәкчесе Руслан Раиф улы Шәңгәрәев Чаллы гаиләләренә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырдылар.
Яр Чаллы шәһәре һәм КАМАЗ бердәм! Автошәһәр үсә: беренче төзүчеләр буыны балалары һәм оныклары белән алыштырыла, автозаводчылар аларга үзләренең кыйммәтле тәҗрибәләрен тапшыра. Беренче хезмәт КАМАЗ династияләре барлыкка килә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «КАМАЗ» ААҖ Директорлар советы әгъзасы, «КАМАЗ» ААҖ Берләшкән беренчел профсоюз оешмасы рәисе Илдар Әсхәт улы Шамилов Талдыкиннар династиясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Россия машина төзүчеләр берлеге «Мин династия вәкиле» видеороликлар конкурсын оештырды, Талдыкиннар гаиләсенең видеоролигы төбәк һәм федераль дәрәҗәдә җиңүче булып тора.
Рәиснең беренче урынбасары - Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе Александр Владимир улы Старостин һәм аппарат җитәкчесе урынбасары Инсаф Марсел улы Шәйхуллин гаиләгә Рәхмәт хаты һәм бүләк сертификаты тапшырдылар.